РФ Президенты Указы нигезендә Чүпрәле районында гомер итүчеләрне 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилейлары белән тәбрикләүләр дәвам итә.
Бүген, 6 сентябрь көнне Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Мария Васильевна Усмендеева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне ул Чүпрәле муниципаль район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамил Низамов, балалары һәм туганнары исеменнән җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар юбилярга сәламәтлек теләделәр, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.
Мария Васильевна катлаулы тормыш кичерә. Ул Городище авылында туа. Аңа да, күп кенә яшьләр кебек үк, колхозда, басуда күп эшләргә туры килә. Аның гаиләсе тормышның барлык сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларын үз җилкәләрендә тойган.
Мария апа гомере буе Городище авылында яши, колхозда эшли. Шушы авылда ук яшәүче Владимир Петровичка кияүгә чыга. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Владимир Петрович - Бөек Ватан сугышы ветераны.
Юбилярга укырга насыйп булмый, ул нибары 4 сыйныфны гына тәмамлый. Шуңа күрә ул балалары укымышлы булсын өчен тырыша, аларга лаеклы белем алырга булыша. Олы кызлары Галина югары белем алган, һөнәре буенча хисапчы-икътисадчы, Зинаида Ульяновск өлкәсендә яши, шулай ук хисапчы, улы Григорий автомеханика техникумын тәмамлаган, "Автоваз"да эшли, кызы Елена Чәке авылында мәктәптә эшли, Татьяна район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, Тамара - фармацевт, район үзәгендәге даруханәдә эшли.
Еллар узса да, юбиляр күңел күтәренкелеген югалтмаган, район һәм ил вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Ул барысын да үз куллары белән эшләргә тырыша, эшсез утырырга теләми, аның хәтере эле бик яхшы, ул вак-төяккә кадәр бар нәрсәне дә хәтерли.
Мария Васильевна бүген балаларының кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте белән уратылган. Аның 10 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Балалар аны ялгызын калдырмый.
- Безнең әни акыллы, оптимист, без аның белән бик горурланабыз, тормыш нечкәлекләренә өйрәнәбез. Оныклары, оныкчыклары да аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Без әнигә дә, әтигә дә бик рәхмәтле, - диләр Мария Васильевнаның балалары.
Мария Васильевна аның белән бәйрәм мизгелләрен бүлешкән һәркемгә бик шат иде.
Юбилярның сәламәтлеге сынмасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якыннары аны үзләренең кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән куандырсын иде дигән теләктә калабыз.