ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Алар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә аңламыйча, шырпы, төрле кабызгычлар, янучан матдәләр белән уйнарга мөмкиннәр.

Ниһаять, уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланды. Балалар бу вакытны ел дәвамында түземсезлек белән көтеп алсалар, әти-әниләр аны баласы өчен файдалы итеп үткәрүне күздә тота. Чүпрәле районы балалары өчен җәй нинди мөмкинлекләр ача, нинди яллар оештырылачак? Без аны район мәгариф бүлегеннән белештек.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

29 майда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мусин Һадиҗан Минач улына 90 яшь тулды.

Бүген Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
 

Милек һәм җир салымы буенча салым чигерүен ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 2019 елдан ук алачак.
 


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

 Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының медаль зачетында беренче урын алган Татарстан җыелма командасын котлады.

   

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00-13.00 сәгатьләрдә  Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне планлаштыра. Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.

 “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе һәм 1 июнь - Балаларны яклау көне кысаларында район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, тормыш иптәше – район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова белән Иске Элмәле һәм Яңа Чокалы авылларында яшәүче күпбалалы гаиләләргә җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырды.

Өченче чакырылыш Чүпрәле муниципаль район Советының 36нчы утырышы 3 июньдә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International