Татарстаннан «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсында җиңүче үз эшләрен Мәскәүдә “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәк

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

   10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.

   Искәртеп узабыз, 2019 елның 1  апреленнән  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белә  берлектә Инновацияләргә  ярдәм  итү  фонды тарафыннан игълан ителгән «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Конкурсның читтән торып катнашу этапларында 18 мең авыл мәктәп укучылары катнашты, шул  исәптән Татарстан Республикасыннан 3463 катнашучы булды, ә 9 аграр югары уку йортлары мәйданчыкларында узган төбәк этапларында 1800 укучы катнашты. 

    Конкурсның финал этаплары ике мәйданчыкта узды: Әлмәт шәһәрендә  29 - 31 августта һәм Белгород шәһәрендә 5 - 6 сентябрьдә. Нәтиҗәдә, Татарстаннан 3 катнашучы җиңүче дип танылды: Максим Волков - «Агророботлар» юнәлеше буенча, Владислав Былинцев - «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча һәм Әдилә Габдрахманова - «Агрометео» юнәлеше буенча – ул  үз яше категориясендә 1 нче урынны алды. Шулай ук финалда Кемерово, Волгоград, Новосибирск һәм Саратовтан укучылар үзләрен бик яхшы  күрсәттеләр. 

   Барлык яшь категорияләре һәм юнәлешләр буенча беренче урыннарны алган катнашучылар үз эшләрен «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 10  октябрьдә 16.00 сәгатьтә ВДНХда  яшь катнашучыларны хупларга чакыра (75 павильон, зал А). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International