Бүген район Башлыгы Марат Гафаров Нина Ивановна һәм Николай Ильич Храмовлар гаиләсен, Евгения Михайловна һәм Михаил Ананьевич Шленский гаиләсен, Эльза Федоровна һәм Александр Николаевич Синдюков гаиләләрен бриллиант туйлары белән котлады. Алар барысы да Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегендә яшәүчеләр.
Бу истәлекле көн белән аларны котларга авыл җирлеге Башлыгы Виталий Землемеров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм дуслары да килгән иде.
"Сез - барыбыз өчен дә үрнәк гаиләләр. Мин сезне чын күңелдән гаилә корып 60 ел бергә гомер итүегез белән чын күңелдән котлыйм. Иң мөһиме саулык-сәламәтлек сезгә, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм җылылыгын тоеп яшәгез", - диде район Башлыгы Марат Гафаров, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырганда.