Шланга авылында гомер кичерүче Гелҗиан әби Айнетдиновага 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде.
2019 елның 22-23 ноябрендә Иске Чүпрәле авылы Дзержинский урамы 36 А адресы буенча урнашкан "Алтын" универсаль спорт залы базасында Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев истәлегенә көрәш буенча шәхси - команда турниры узачак.
Бүген, 21 ноябрь көнне, «Әниләр көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чүпрәле районы бүлеге ГХАТ бүлеге белән берлектә «Әниемнең мәхәббәте белән дөнья матур» дип исемләнгән зур күләмле республика акциясендә катнашты.
Республикада көзге культуралар чәчү оптималь срокларда башкарылды, аларның 80% ы яхшы хәлдә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә техник авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы турында хәбәр итте.
Бүген Чүпрәле районының Югары Каракитә авылында яшәүче Сания Сафиулловна Санатулова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Төзелеш алып барырга рөхсәт яки пенсия күләме турында белешмә алырга, туу турында таныклык яки СНИЛС рәсмиләштерергә, күчемсез милек белән алыш-биреш теркәргә – боларның барысын да район үзәгенә бармыйча гына эшләргә була.
19 ноябрь Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
18 ноябрь иртәсендә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт каһарманы П.В. Дементьев исемендәге паркта районыбыз егетләрен армиягә озату тантанасы булды.
Иске Чүпрәле авылы мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү өчен авыл мәчетенә җыелды.