Чүпрәле өлкәне район Башлыгы белән видеоэлемтә буенча аралашты

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

       7 апрель көнне Иске Шәйморза авылында гомер итүче тыл ветераны Камалова Мөшфикә Миргасим кызына 90 яшь тулды.

       Үзенең юбилей көнендә ул Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров белән интернет аша сөйләште.
       Марат Ринат улы юбилярны видеоэлемтә режимында котлады һәм аңа нык сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде.
        Мөшфикә апа Камалова 1930 елның 7 апрелендә Иске Шәйморза авылында туа. Гомер буе XXII партия съезды исемендәге колхозда эшли. II дәрәҗә Ана медале белән бүләкләнгән. Мөшфикә Миргасим кызы - биш бала әнисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International