ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2020 ел
җомга

Чүпрәле районыннан өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче Савлюковлар гаиләсе "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ җитәкчесе Хәмзина Лена Илдар кызы исеменнән азык-төлек җыелмасы алды.

 Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча», Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 6 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, яшен булуы ихтимал.

Райондашларыбызның көнкүреш шартларын яхшырту, яшәгән җирлегебезне тагын да матурайту максатыннан ел саен шактый гына күләмдә төзекләндерү эшләре башкарыла.
 


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 2020 елның 5 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен булуы ихтимал; көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, төнлә һәм иртән көчле яңгырлар.

   Стационар сәүдә объектлары булмаган авылларга махсус автолавкалар йөри.

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноградны ияратып үстерә башлады. 

Көн саен диярлек Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләүләрне үтәүне контрольдә тотуга юнәлдерелгән чаралар үткәрәләр.

Июнь ае башында районның барлык төр милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус комиссия чәчүлекләрне кабул итте.
 

Район Башлыгы Марат Гафаров православие динендәгеләргә 6 июньдә булачак Троицк шимбәсендә зиратларга барудан тыелып тору үтенече белән мөрәҗәгать итте.


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International