ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

  Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын кисәтү максатларында, 6.04.2020 елдан башлап территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү аерым күрсәтмәләргә кадәр туктатылды.

6 апрельдә кич белән, 7 апрельдә көн дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр) көчле җил көтелә.

   Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште.

2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми.

Чүпрәле муниципаль районы буенча 7,6 мең гектар мәйданда (планның 83%) уҗым культураларын, 4,7 мең гектарда ( 56%) күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылды.

  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә. 


3
апрель, 2020 ел
җомга

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәкләре (МРҮ) булдыру килешенде, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Чүпрәле районында ЮХИДИ хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы бозылуны контрольдә тота. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International