ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә: инвалид яки инвалид бала йөри торган автомобильне бушлай парковкалауга рөхсәтне хәзер онлайн рәвештә дә алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада ана капиталына 300 меңенче сертификат бирелгән.

   8 июнь көнне П.В. Дементьев исемендәге парктан быелның язгы чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә алынучы соңгы төркемдә Алмаз Аббазов һәм Язнур Баһаветдинов (Иске Чүпрәле), Александр Акимов (Матак), Фагил Нуртдинов һәм Илһам Сафин (Шланга), Евгений Кириллов (Борындык тимер юлчылар поселогы), Сергей Наумов (Уби авылы), Нагим Низамов (Яңа Чүпрәле), Илсаф Низаметдинов (Яңа Чокалы), Кирилл Першин (Кече Аксу), Айрат Самерханов (Иске Кәкерле), Вадим Степанов (Алешкин – Саплык) һәм Александр Яруков (Городище) (рәсемдә) Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озаттык.
 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Район агропредприятиеләрендә бүген 14151 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 4660 –ы савым сыер.
      

Район ЗАГС бүлегендә Иске Чокалы авылында яшәүче Халиулловлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Тантана Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узды.
 


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 442 номерлы карары белән Башкарма сәнгать оешмасы яисә музей тарафыннан үткәрелә торган тамаша чарасын юкка чыгару, алмаштыру яисә күчерү үзенчәлекләре, шул исәптән аерым гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы янаганда һәм (яки) барлыкка килгәндә, мондый чараларга билет, абонементлар һәм экскурсия юлламаларының бәясен каплау тәртибе һәм сроклары, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимын кертү (алга таба-Режим) турында Нигезләмә расланды.

Бәйгедә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр: мотоблок, триммер, бензин пычкысы белән бүләкләнәчәкләр.

2020 елның 17 июнендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 июнендәге 830 номерлы карары үз көченә керде. 


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" мәгълүматлары буенча, 2020 елның 6 июлендә кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, локаль рәвештә җилнең көче 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International