Бриллиант һәм тимер туйларын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләү дәвам итә

2020 елның 9 октябре, җомга

   Бүген район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова Чуаш Шәйморзасы авылыннан Юлия һәм Александр Никифировлар, Кече Шәйморза авылыннан Равия һәм Вазыйх Дәүләтшиннар, Яңа Ишле авылыннан Хәбирә һәм Җиһангәрәй Алимовлар гаиләләрен бергә яшәүләренә 60 һәм 65 ел тулу белән котладылар.

   Кунаклар юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырып, тагын да шулай яшьләргә үрнәк булып озак яшәүләрен теләделәр.

   Әлеге чара Өлкәннәр декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International