Ел саен республика белем бирү учреждениеләрендә “Бердәм экология дәресе” бөтенреспублика акциясе уза. Агымдагы елда ул 27 сентябрьдә булып үтте.
Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс—Чүпрәле” җәмгыятенең Зур Аксу филиалы базасында республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарының терлекчелек тармагы белгечләре катнашында зур семинар булды.
Бу шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарның яшәү шартларын яхшырту, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә вакытында Президент федераль үзәктән килгән акчаларны җәлеп итеп, авылларда яшь белгечләр өчен йортлар салуга игътибарны юнәлтергә кушты.
Үткән шимбә район үзәгендә “ Милләтләр кроссы – 2012” – йөгерү ярышлары узды. Авыл һәм район мәктәпләре коллективлары, оешма-предприятиеләр белән бергә әлеге чарада 1000гә якын спортчы катнашты.
Көз, билгеле булганча, бар нәрсәнең өлгергән мәлен гәүдәләндерүче ел фасылы. Кече Чынлы авылында туып-үскән Фәрһат Мидхәт улы Алимов та шушы фасылның бар гүзәллеген, байлыгын, муллыгын күңеленә туплый алган. Әлбәттә, бу тормышта тырышырга да, үҗәтлеген күрсәтергә дә туры килгән аңа.
Район буенча 8125 тонна чәчү өчен чимал (орлык) салынды. Аларның 3090 тоннасын сабан бодае, 3755 тоннасын арпа, 640 тоннасын солы, 530 тоннасын борчак, 60 тоннасын вика һәм 50 тоннасын карабодай тәшкил итә.