“ Милләтләр кроссы – 2012”

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Үткән шимбә район үзәгендә  “ Милләтләр   кроссы  – 2012” – йөгерү ярышлары узды. Авыл һәм район мәктәпләре коллективлары, оешма-предприятиеләр белән бергә әлеге чарада 1000гә якын спортчы катнашты.

Агымдагы ел “Милләтләр кроссы-2012” киләсе елда Казан шәһәрендә үтәчәк Универсиада кысаларында үтте. Хәер әлеге чара инде берничә еллардан бирле үткәрелеп килүе белән дә  җәмәгатьчелек арасында активлаша бара. Чараның максаты да физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, халыкта физик культура белән даими шөгыльләнү буенча кызыксыну тудыру  тора.

Әйтергә кирәк, йөгерү буенча ярышлар спорт төрләре арасында иң “өлкәне”  булып санала. Иң беренче тапкыр ул 1896 елда үткән олимпия  уеннарында ук  программага  кертелә. Шуңа да “Милләтләр кроссы” бүгенгәчә бөтенроссия күләмендә үткәрелү тарихы белән үзенчәлекле. Ел саен әлеге йөгерүләрдә республика буенча гына да 100 меңнән артык кеше катнаша. 

Районда быел ул аеруча, киң катлам вәкилләр катнашында үтте. Йөгерүчеләр арасында балалар бакчасына йөрүче балалардан (аеруча 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы активлык күрсәтте) алып,  олы яшьтәге ветераннарыбызга кадәр бар иде.

Чара башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов бәйгедә катнашучы һәркемгә уңышлар теләде, иң мөһиме-һәркемнең сәламәт тормыш яшәү рәвешен сайлавы куанычлы, дип белдерде.

-Ел саен кросста катнашучыларның саны арта бара. Димәк спорт белән шөгыльләнүчеләр, аны үз итүчеләр дә арта бара, диде,  шулай ук, әлеге уңайдан район спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Фәрит Ахметов.

 Зур бәйрәмгә әйләнгән йөгерү эстафетасының старт өлешенә үзгәрешләр кертелеп, быел ул суд бинасы алдыннан башланды. Старт сызыгына 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары, иң актив оешмалардан-“Татавтодор” җәмгыятенең район филиалы хезмәткәрләре, 90 номерлы һөнәри белем бирү училищесы укучылары һәм укытучылары, район ветераннар оешмасы вәкилләре һәм башкалар басты.  Кросста җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр  тапшырылды.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International