Бу шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарның яшәү шартларын яхшырту, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә вакытында Президент федераль үзәктән килгән акчаларны җәлеп итеп, авылларда яшь белгечләр өчен йортлар салуга игътибарны юнәлтергә кушты.
Республика авылларында төзелә торган клубларның кайберләрендә эшләр тукталып калу сәбәбен ачыкларга боерды. “Авыл кешесе бу йортның ачылуын түземсезлек белән көтә, ә без әйтелгән срокларда төзеп бетерә алмыйбыз, кеше күзенә ничек карарбыз соң?”, диде ул әлеге өлкәдәге җаваплы җитәкчеләрне, муниципаль район башлыкларын тәнкыйть утына тотып.
Безнең районда исә быел республиканың шундый программасы буенча Шланга авылында клуб төзелә. Ул якын арада файдалануга тапшырылачак– электрга, газга тоташтыру мәшәкатьләре генә калып бара. Һәм районда кайда капиталь төзекләндерелгән, кайда яңа урынга күчерелгән, кайда бөтенләй яңасы сафка баскан 8 фельдшер-акушерлык пунктындагы эшләрнең барысы да республикадан бирелгән финанс ярдәме нигезендә башкарылганны да әйтергә кирәк.