Җәмәгать малларын уңышлы кышлату өчен шартлы һәр баш терлеккә уртача 35 центнер азык әзерләү кирәк.
“IT-чемпион” республика бәйгесе Татарстан Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге ике төрле номинациядә үтә. Тантанада “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясе буенча беренче этап нәтиҗәләре чыгарылды.
Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелеп килүче традицион кече Сабантуй да- көтеп алган чараларның берсе булгандыр.
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район күләмендә күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе-район үзәгендәге ял паркында балалар өчен спорт-уен мәйдачанлыгы ачу иде.
Соңгы еллардагы корылыклы һава торышы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, белгечләрен пошаманга сала. Шуңа да үткән еллардагы корылыкның тискәре нәтиҗәләрен үз җилкәләрендә татыган хуҗалык хезмәтчәннәре агымдагы елда терлек азыгын әзерләү чорына ныклап әзерләнгәннәр. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу филиалында 29 майда үткән семинар да терлек азыгы хәзерләү темасына багышланган иде.
Һәр елны район үзәген күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләргә күмү буенча зур эшләр башкарыла. Беренчедән, бу биредәге халык өчен гүзәл мохит тудырса, килгән кунакларга да күтәренке кәеф бүләк итә.