Һәр елны район үзәген күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләргә күмү буенча зур эшләр башкарыла. Беренчедән, бу биредәге халык өчен гүзәл мохит тудырса, килгән кунакларга да күтәренке кәеф бүләк итә.
–Чәчәкләр утыртуны берничә этапта алып барабыз,-ди “Фламинго” җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов.
Беренчесе аның – 9 май–Җиңү бәйрәме уңаеннан район үзгендәге парк, мәдәният йорты алдында үткәрелсә, аннан соң май аеның соңгы көннәренә кадәр Иске Чүпрәледәге Үзәк урамда тулысынча чәчәкләр утырту эшләре башкарыла.
Чәчәкләр күрше Ульяновск шәһәренең төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча үзәгеннән кайтарыла. Әлеге эшне оешма шоферы Дамир Низамов башкара.
–Гадәттә, петуния, бархатцы, сальвия чәчәкләре алып кайтабыз, алар көзнең соңгы көннәренә кадәр тирә-юньне ямьләндереп “утырачаклар”. Һәр төр 2000 данәгә якын утыртыла. Бәяләренә килгәндә, петуниянең бер данәсе 20 сум, бархатцы–15 сум, сальвия–17 сум,-ди Альфред Низамов.
Районны төзекләндерү эшләреннән күңелне күтәрә торганы нәкъ менә чәчәк утырту, диләр беравыздан фламинголылар: Людмила Фадеева, Ирина Ягашкина, Зөлфия һәм Илһам Айнулловлар, Нуршат Алеева, Әлфия Шәрәпова һәм Людмила Фадеева.
–Чәчәкләрне тәрбияләү тынычландыра. Әлеге хезмәтебезнең күпләргә уңай хисләр бүләк итүен аңлавы тагын да рәхәт,-диләр алар.
Гөлия Фәизова