ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга

1 июнь–Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  район үзәгендәге “Акчарлак” бассейны балаларга һәм алар белән килүче ата-аналарга бушлай хезмәт күрсәтә,- ди бассейн мөдире Руслан Вильданов. 


30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

25 май көнне Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган бәйрәм чараларында безнең районнан да бер төркем мөселман кардәшләр катнаштылар.


28
май, 2013 ел
сишәмбе

27 майдан чыгарылыш сыйныф укучылары  өчен беренче сынаулар башланды. 227 укучы беренче дәүләт имтиханын  рус теленнән тотты.  Бердәм дәүләт имтиханнарының тапшыру вакыты быел 27 майдан алып 19 июньгә кадәр билгеләнгән.


25
май, 2013 ел
шимбә
25 апрельдән 15 майга кадәр республикада, шул исәптән, безнең районда да янгынга каршы катгый режим кертелгән иде. 
25 май көнне район белем  бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел 11 сыныйфны районда–230, 9 сыйныфны–339, ә Татарстанда 19622 укучы мәктәпне тәмамлаячак

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
Агымдагы яз авыл хуҗалыгы өчен уңай килде, көннәр аязытып, җылытып җибәрү белән үк болыннарда яшеллек күтәрелде. Соңгы атналарда яңгырлар явып китү дә файдага булды, яшел масса тагын да үсте. Хәзерге вакытта район җәмгыятьләре һәм агрофирма филиалларындагы маллар  җәйге лагерьларда  асрала

Ел саен әлеге көн кысаларында мәктәп укучылары варислары сафына кабул итү анты тапшыралар. Быел да 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларының (барлыгы 56 укучы) әлеге берлеккә тантаналы шартларда керү вакыйгасы билгеләп үтелде.


21
май, 2013 ел
сишәмбе
Хәрби хезмәткә барасы егетләрне әти-әниләре, туганнары, бергә уйнап үскән дуслары, яраткан кызлары озата килгән. Барысының да солдатларның туган якларына чын ир-егет булып, исән-имин кайтуларын күрәселәре килә ...
Яңа Элмәле урта мәктәбе 150 еллык юбилеен  билгеләп үтте

20
май, 2013 ел
дүшәмбе
Чүпрәле районын яшеллеккә күмүне күздә тотып 3000гә якын үсенте утыртылды. Үсентеләрнең күпчелеген чыршы һәм тау чыршысы тәшкил итә. Алар Чувашия урман хуҗалыгы питомникларыннан кайтарылды. Яшелләндерү эшенә чүпрәлеләрнең яше-карты теләп кушылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International