Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавын җиткерә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Хөрмәтле ватандашлар! Россия парламентаризмы көне белән котлыйм Сезне. Узган гасыр башында 1906 елда Беренче Дәүләт Думасы – хакимиятнең канун чыгару вәкаләтләре бирелгән вәкиллекле органы үзенең эшен башлап җибәргән.
Шул вакыттан бирле парламентаризм Россия дәүләтчелеге үсешенең мөһим факторына әверелде, илебездә сәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын булдыруга зур йогынты ясады, демократиянең аерылгысыз атрибуты һәм хакимиятләр бүлешү принцибының мәҗбүри шарты буларак шактый үсеш юлы узды.
Нәкъ парламент менә – дәүләт хакимиятенең канун чыгару органы – гражданлык җәмгыятьнең башлангыч нигезен тәшкил итә торган төрле катламнарның, иҗтимагый оешмаларның һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыра. Тормыш-көнкүрешен Гражданнарның яхшырту бурычын хәл итү һәм конституциячел нормаларны законнарны тайпылышсыз үтәүгә, хакимиятнең вәкиллекле, башкарма органнарының һәм җирле үзидарәләрнең нәтиҗәле һәм уртак эшенә, җәмгыятьтәге сәламәт көчләрне бергә туплауга бәйле.
Татарстан халык хакимияте принциплары буенча эш итә. Республика парламентарийлары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлегенең төп принциплары үзгәрми. Алар: хәбәрдарлык, сайлаучылар һәм гражданнар җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимиятенең башка тармаклары белән үзара тыгыз бәйләнеш. Уртак Безнең максатыбыз – закон чыгару эшендә системалы булу, икътисадта инновацион үсешкә ирешү тотрыклы һәм социаль сәясәт булдыру, конфессияләр арасында татулыкны милләтләр арасында тынычлыкны һәм ныгыту, гражданнарның хокукый аңнарын тирәнәйтү татарстанлыларның һәм тормыш-көнкүрешен яхшырту.
Кадерле дуслар! Без республикабыз белән горурланабыз. Без илебез белән горурланабыз. Куелган максатларга ирешү өчен әле күп эшләр башкарасы бар.
Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек, Татарстан Республикасы хакына һәм көчле демократик Россия Федерациясе хакына яңадан-яңа уңышлар телим!” – диелгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе котлавында.