7 март көнне сыйныф җитәкчебез Алимова Дания Әнәс кызы безгә район үзәк китапханәсендә “Ак калфакның табылган чагы” дигән күргәзмә оештырылганын әйтте һәм шунда барырга тәкъдим итте. Без, әлбәттә, бик шатланышып риза булдык. Моңа Һәм бер дә үкенмибез...
Китапханәгә барып керүгә, андагы сихри матурлыкка, пөхтәлеккә исебез китте. Безне бик җылы каршы итеп алдылар. Әйтерсең, көтеп торганнар.
Күргәзмәдә бирелгән калфакларның, түбәтәйләрнең күплегенә, төрлелегенә акылың китәрлек. Барысы да шундый матур, зәвыклы эшләнелгән итеп. Күренеп тора, һәрберсейөрәк җылысы кушып, яратып эшләнгән эшләр. Аларны безгә киеп карарга да рөхсәт иттеләр эле. Шундый матур калфак кигәч, саласы да килмәде. Боларны эшләүчехатын-кызларыбызның уңган, оста куллы икәнлекләренә шаккатык без.
Иң кызыклары алда икән көткән әле. Милли татар киемнәре кигән курчак нинди генә юк икән монда! Һәтта Барби курчакларына да үзебезнең милли татар киемнәрентегеп кигезгәннәр бит. Шундый килешеп тора тә, ичмаса. Шулай ук матур итеп кулдан ясалган курчаклар да бар. Бузәвыклы курчакларга карагач, күңелдә рәхәтлек хисе уяна. Алар барысы да милли төсмерләрне үз эченә алганнар, йолаларга, гореф-гадәтләргә туры килеп торалар.
Чиккән игътибарыбызны кулъяулыклар да җәлеп итте. Итмәслек тә түгел бит, Татарстан гимнын ноталары белән үк чигеп куйганнар бит!
Бу күргәзмәдә күргәннәребезне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел.Күңелгә рәхәтлек алып, кайттык ял итеп. Шундый сихри матурлыкны булдырган өчен, без - киләчәк