Район башлыгы кубогы Сембергә китте

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Үткән шимбә көнне район үзәгендәге боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча район башлыгы кубогына ХХ турнир узды. Гадәт буенча бу көнне хоккей спортын үстерүгә үзенән зур өлеш керткән һәм арабыздан бик иртә китеп барган Илдар Хәлиулловны да искә алдылар.

Быелгы турнирда катнашу өчен дүрт команда бозга чыкты. Татарстан Республикасының Апас, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарыннан тыш Ульяновск командасы да килгән иде. Район башлыгы Александр Шадриков спортчыларны тәбрикләп матур һәм уен гадел күрсәтүләрен теләде һәм Илдар улы Хәлиулловның Тимурга истәлек бүләге тапшырды. Тимур район җитәкчесенә һәм әтисенең спортташ дусларына үзләренең гаиләләреннән ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, әтисе бакыйлыкка күчкәннән соң күп еллар үтсә дә аңа карата сакланып килгән олы хөрмәт өчен барлык спортчыларга олы ихтирамын белдерде. Да Шуны искәртик, Илдар Хәлиуллов район спортын үстерүгә зур кертте. Футбол, хоккей буенча яхшы командалар әзерләп республика күләмендәге ярышларда район данын күтәрде. Ул җитәкләгән хоккей командасы, республиканың авыл районнары арасында өч мәртәбә чемпион исемен яулады. Футбол буенча да призлы урыннарга гына лаек иде.
... Ул көнне һава температурасы 20 градус суык булуга да карамастан, стадионда тамашачылар да, җанатарлар да күп иде. Чүпрәле хоккейны ярата халкы һәм аның белән яши. Беренче уенны Чүпрәле хоккейчылары белән тәтешлеләр башлап җибәрде. Беренче минутларда ук боз хуҗалары үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар. Уенның чүпрәлеләр файдасына тәмамлануына шикләнергә урын да калмады. Ә менә икенче уенда Сембер командасы апаслыларны 4:0 исәбе белән отып ышанычлы җиңүгә иреште. Финалда Чүпрәле һәм Сембер хоккейчылары кубок өчен көч сынашты. Әйтергә кирәк, кунакларның уйнау осталыклары сизелеп торды. Матур комбинацияләр оештырып исәпне дә алар ачты. Уен ахырына кадәр семберлеләр үз капкаларына ике генә алка керттереп, безнекеләр капкасына алты алка ташларга өлгерде. Күчмә кубокны да алар алып китте. Быелгы турнирда да чүпрәлеләр икенче урынга лаек булды. Ә менә апаслылар Тәтеш командасын отып өченче булдылар. Уеннарга тәҗрибәле баш судья Илдус Мөшәрәпов хөкемдарлык итте, аңа Андрей Батанов ярдәм күрсәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International