Иске Шәйморза урта мәктәбендә студентлар очрашты

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Шәйморза урта мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Студентлар тормышның иң якты мизгелләре - балачаклары - үткән мәктәпләренә әйләнеп кайттылар. Мәктәптә алар белән очрашу кичәсе оештырылды.

Бәйрәм укытучыларны, кунакларны, студентларны һәм укучыларны каршылау белән башланып китте.Иң беренче булып Иске Шәйморза урта мәктәбе директоры Сафиуллов Илмас Фидаик улы чыгыш ясады.

Шуннан соң сүз килгән кунакларга – авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Мөхәммәтҗанов Ирек Вазыйх улы,  ООО”АгроЭталон” компаниясе вәкиле Анастасия Владимир кызы, Иске Шәйморза Җирле үзидарә башлыгы Бикчуров Илһам Сәгыйть улына бирелде. Алар үз чыгышларында студентларны кышкы сессияне уңышлы тәмамлаулары белән котладылар һәм киләчәктә, укуларын тәмамлагач, авыл хуҗалыгына эшкә чакырдылар, аның өстенлекле якларын аңлаттылар.

Студентлар тормышының кызыклы һәм мавыктыргыч яклары турында Казан Федераль Университетының 2 курс студенты Арсланова Зәлия сөйләде.

Берничә сәгать эчендә студенларга яңадан парта артына кайтып, мәктәп елларын искә төшерергә туры килде. Дәрес Беренче – әйләнә-тирәне танып белү. Студентларга логик йөртү фикер белән бәйле сораулар бирелде. Әлбәттә, бер сорау да җавапсыз калмады. Икенче дәрес – җыр дәресе. Укучылар кечкенә чактан ук яратып җырлый торган «Если с другом вышел в путь» җырын төрле интерпретациядә җырлап күрсәттеләр.Өченче дәрес – рус әдәбияты. А.С. Пушкинның «У лукоморья дуб зеленый» шигырен өч төрле укып күрсәтергә туры килде: курку хисе, ярату хисе һәм авыру халәтендә. Һичшиксез, студентлар бу биремне дә «5»легә башкарып чыктылар. Дәресләр арасында да укучылар тик утырмадылар. Тәнәфесләр бик күңелле үтте: мәктәп турында җыр җырлау, башлангыч сыйныфларда биегән биюләрне искә төшерү, төрле уеннар уйнау – болар барысы да мәктәпне яңгыратып тордылар.

Мәктәптә ничек кенә рәхәт булса да, саубуллашырга да вакыт җитте. Кичә тәмам. Без, студентлар, укытучыларыбызга, кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләребезгә таралыштык. Бу очрашу безнең күңелләрдә, җылы булып истәлек, озак еллар сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International