Бер күрешү-үзе бер гомер-Иске Чокалы мәктәбе студентлары очрашты

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә “Бер күрешү - үзе бер гомер” дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәләре үткәрү традициягә кереп китте.

Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбе быел кабат үзенең төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларын үз оясына колач җәеп каршы алды. “Кабатланмас мизгелләр” дип аталган кичәгә мәктәпне, укыткан укытучыларын яраткан, онытмаган студентларыбыз, мәктәп укучылары, укытучыларыбыз һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль буенча мәсьәләләр урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы, гомуми бүлек җитәкчесе Хәлиуллов Газинур Фиалит улы, авыл җирлеге башлыгы Низаметдинов Рамис Рәфәгать улы, крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хисамов Әмир Мортаза улы килгән иделәр.

Бәйрәм белән кичәбез Россия гимны башланып китте.Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәп директоры Хайретдинов Иршат Илхам улына бирелде. Ул мәктәп тормышын чагылдырган вакыйгалар, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде. Ә авыл җирлеге башлыгы авылның киләчәге, планнары турында ассызыклады.

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль буенча мәсьәләләр урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы: районда 2017ел- “Яшьләр”елы дип игълан ителүе, киләчәктә районда яшьләргә эш урыннары булдырылуы турында сүз алып барды. Студент укучыларыбызны,төрле өлкә белгечләрен,уку йортларын тәмамлап, туган районыбызга эшкә кайтырга чакырды.

Илебезнең төрле югары уку йортларында: медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария,Казан федераль университетының төрле факультетларында белем алалар. Ә 9нчы сыйныфны тәмамлап киткән укучыларыбызның күп өлеше медицина педагогия көллиятләрендә һәм белем ала. Шушы студентларыбыз үзләрен укытучыларына укыткан, туган мәктәбенә булган хөрмәт, ярату хисләрен үзләренең чыгышларында җиткерделәр. Студентларыбыз: Хисамова Лилия,Хусаинова Гелия, Хисамова Гелнара,Тимур Хузеев,Гайнетдинов Фаиль,Сабирзянова Гөлназ, Сабирзянова Ләйсән,Гафурова Ләлә,Сирачетдинова Гөлчәчәк: “Без үзебезне укыткан укытучыларыбызга рәхмәтле бик. Мәктәбебездә төпле башлангыч белем һәм урта бирмәгән булсалар, без бу уку йортларында бүген белем ала алыр идекме? Укытучыларыбыз Хөрмәтле! Сез якты киләчәгебезгә безнең юл яручылар!Мең-мең рәхмәт Сезгә”.

Теләкләр, фикер алышулар мәктәп укучыларының чыгышлары, белән матур җырлар үрелеп барды. Кичәне алып баручы - китапханәче Әхмәтова Лилия кунакларга килгән, студентларга мәктәп фотоальбомын тәкъдим итте. Бу альбом мәктәп тормышының төрле мизгелләрен кабат хәтерләрдә яңартты. Дәвам итеп мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары арасында һәм студентлар “Акыл-тезген, белем – ат” дигән шаян уен үткәрелде. Ул районыбызда игълан ителгән “Яшьләр ”елына багышланган иде. Бәйрәмебездә ике команда да җыр-бию, төрле уеннар,биремнәр, кызыклы күренешләр аркылы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗәне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гелсирә Нәҗибулла кызы ясады. Ике Бәйгедә командада сынатмады, нәтиҗәдә ,”Дуслык” җиңде.

Бәйрәмебез “Сыйныфташлар” җырын белән күмәк башкару тәмамланды. Кичә катнашучылар җылы күңелендә хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International