Татарстан Президенты республика чыршы бәйрәмендә: Без балаларыбызның казанышлары белән бай

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

“Татнефть-арена” спорт сараенда Республикакүләм чыршы бәйрәме гөрләп узды. Уку алдынгыларын, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңүче призерларны – барлыгы 7 меңнән артык укучыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Балалар Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнгән “Кар патшабикәсе. Версия 2.0” карады тамашасын. Әйтергә кирәк, быел зал күбрәк баланы сыйдыра алсын өчен, вакыйгалар мәйданның нәкъ уртасында барды. Бу һәр секторда утыручы балаларга бертөрле күренсен өчен шулай эшләнгән.

Тамашаның төп һәм Гөлшат геройлары Герда Кай урынына Камил һәм чыгыш ясады. Ә Кар патшабикәсе компьютер дөньясы патшабикәсе буларак гәүдәләндерелде. Тамашаның төп мәгънәсе шул: замана балалары кечкенәдән виртуаль дөнья белән артык нык мавыгып, реаль тормышның күркәм якларын күрми.

Көн саен Кар патшабикәсе хезмәтчеләрен күп вакытын компьютерда сарыф итүче балаларны эзләргә җибәрә. Камил шундый берсе балаларның буларак, Кар патшабикәсенең электрон дөньясы тозагына эләгә. Гөлшат энесен коткарырга юл тота һәм күптөрле маҗараларга дучар була. Үзенә очраган Идел ярдәм патшабикәсеннән сорый, Идел елгасы аңа дулкыннары белән ярдәм итә. Аннары чәчәкләр тылсымчысын очрата, соңрак патша сараенда бал-маскарадка килеп эләгә, шулай ук сарайда йоклап яткан принц һәм принцессага тап була. Принцны ялгыш энесе дип уйлый, куркудан хуҗалар каравылны чакырта. Гөлшат үз хәлен сөйләп биргәч, принц һәм принцесса Камилне эзләвен дәвам итәр өчен тарантаслы ат бирә. Атта барган вакытта, юлбасарлар юлын кисә. Әмма алар да Гөлшатка зыян китерми, киресенчә, аңа ярдәм итә. Ниһаять, Гөлшат Камилне таба, әмма энесе кайтырга өенә теләмәвен, биредә кайчан теләсә, шунда компьютер, планшет тотып утыра алуын әйтә. Гөлшат “Туган як” җыры аша Камилнең үтеп күңеленә керергә тели, аңа туган җирнең матур турында бизәкләре бәян итә. Дуслары ярдәме белән Гөлшат энесен сихердән азат итә, бергәләп һәм алар Кар патшабикәсен җиңүгә ирешә. Карап Тамашаны, үзләре балалар өчен төп нәтиҗә ясарга тиеш иде кебек: гаджетларны куллануның чиге булырга тиеш, юкса дөньяның матурлыгын күрми калу ихтимал. 2019 елда Казанда узачак Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында катнашырга җыенган Камил дә моны аңлады.

Бәйрәмнең башында да, ахырында да балаларны сәламләп, мәйдан уртасына Кыш Бабай һәм Кар Кызы чыкты. Тамаша тәмамлангач, алар мәйдан уртасындагы чыршының төсле утларын кабызды. Аннан соң бәйрәм кунакларын Рөстәм Миңнеханов котлады.

"Сезнең барыгызны да чыршы бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык телибез", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов балаларны. Ул ел якынлашканда азагы, барлык республиканың шәһәр-районнарыннан иң яхшы алдынгы укучыларны җыю традиция булуын билгеләп узды. "Бүген республика күп кенә алдынгы буенча юнәлешләр: бу - икътисад, инновацияләр, он-технологияләр, махсус зоналар да. Әмма иң мөһиме - без балаларыбызның казанышлары белән бай. Бүген без илебездә олимпиада призерлары буенча ныклы рәвештә өченче урында. Бездә иң яхшы эзтабарлар группасы. Европа һәм Россия күләмендәге спорт ярышларында катнашкан балаларыбыз 500 дән артык бүләк алуга иреште. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Сез – киләчәгебез безнең. Уңышлар сезгә!” – дип Президент сүзләре һәм аларга рәхмәт җиткерде якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Әйтергә кирәк, тамаша барышында геройлар тарафыннан сөйләнгән сүзләр, башкарылган җырлар рус һәм татар телләрендә булды. Спектакльдә 1 меңнән артык кеше катнашты, алар арасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте вәкилләре дә бар иде. Бәйрәмнең төп сюрпризларының берсе – популяр артист Егор Крид чыгышы булды. Бәйрәмнең яшь кунаклары махсус әтәч рюкзакларга тутырылган тәм-томнар белән кайтып китте.

Белешмә өчен. Ел саен Казанга Республика Яңа ел чыршы бәйрәменә башка район һәм шәһәрләрдән килүче укучылар һәм аларны озата килгән укытучылар өчен сәгать 9 дан 11 сәгать 30 минутка кадәр Казанның гомуми белем бирү мәктәпләре ашханәләрендә кайнар тукландыру оештырыла. Һава торышы бозыла калса, читтән килүчеләрне өчен урнаштыру, алдан ук “Патриот” Республика спорт-патриотик һәм хәрби чакырылышка кадәр әзерлек үзәгендә, “Идел” яшьләр үзәгендә урыннар әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International