Киләсе елда Татарстанда “Президент программасы” дип атала торган 30 лап социаль юнәлештәге программаларның барысы да эшләячәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган “Татарстан — яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы утырышында шул хакта хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, республикада 31 программа гамәлдә. Алар арасында фельдшер-акушер пунктларын төзү, хастаханәләрне модернизацияләү (яңарту, яңа җиһазлар белән тәэмин итү), юллар төзү, участок полиция хезмәткәрләре өчен офислар төзү һәм торак, газ үткәрү, авыл клубларын сафка бастыру һ.б. бар.
“Бу программаларны авыр җирлекләрендә яшәүчеләр бик уңай кабул итә һәм һәрвакыт рәхмәтләрен җиткерә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.