Рөстәм Миңнеханов муниципаль арасында берәмлекләр республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара тантаналы бүген Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең СИ cъезды уңаеннан, республика Дәүләт Советы каршында узды.
Церемония награждения победителей Республиканского смотра-конкурса среди муниципальных образований Республики Татарстан. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
Быел бәйгегә 206 гариза тапшырылган булган. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген җирлектәге халык санына, салымнан һәм тыш салымнан кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.
Церемония награждения победителей Республиканского смотра-конкурса среди муниципальных образований Республики Татарстан. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
Муниципаль берәмлекләр һәм безнең шәһәр округлары республиканың нигезе булып тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. “Сез мөһим эшне башкарасыз, ансыз тотрыклы яшәешне, республиканың системалы үсешен тәэмин итү мөмкин булмас иде. Шуңа күрә сез республиканың гына түгел, ә ил күләмендә дәүләт хакимияте системасында иң мөһим буыннарның берсе”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты муниципаль берәмлек башлыкларына.
Церемония награждения победителей Республиканского смотра-конкурса среди муниципальных образований Республики Татарстан. Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин
Миңнеханов Рөстәм смотр-бәйгедә җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль ачкычы тапшырды. Ул автомобиль паркын яңарту җирле үзидарә органнары эчшәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.
“Узып баручы елны без лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез дип уйлыйм. Тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр кертү күрсәткечләре үсеше күзәтелә. Төп параметрлар буенча без әле дә Россия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә барабыз. Бу - хакимиятнең барлык органнары уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.