Арабызда озын гомерле әби-бабайлар икән күп, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә дигән сүз яши. Аларның Ә сугыш кичкән, ачлык-ялангачлык, илне торгызу елларына туры килгән гомер юллары исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә. Агымдагы елда районда 75 өлкән яшьтәге кеше үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтте. Шуларның өчесенә 100 яшь, яшь җидесенә 95, 55сенә 90 яшь тулды.
Ел дәвамында әлеге гомер бәйрәмнәре уңаеннан өлкән һәр кеше янында район җитәкчелеге булды, хәл-әхвәлен белеште, тормыш шартлары белән танышты. Әлбәттә, бер гасырга якын истәлекле көннәре белән котлау Президенты РФ Владимир Путинның хатлары һәм район башлыгы Александр Шадриковның бүләкләре дә тапшырылды. Көннәрдә исә Шушы елны 2016 тәмамлап, Яңа Кәкерле авылында Миннебану апа Зиннәтуллина да күркәм 90 яшьлеген билгеләде.
Миннебану апа да сугыш елларын күргән авыл баласы. Әтиләре баланы биш калдырып, фронтка чыгып китә. Әниләре итәгенә берсеннән-берсе сарылган кечкенә сабыйлар әтиләрен шул китүдән башка күрмиләр, ул вафат була.
Миннебану апаның гомере хезмәттә уза. Сугыштан кайткан Нурмөхәммәт белән гаилә корып, алар тугыз балага: җиде ир-егет, ике кыз, гомер бирәләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул була” диләр. Үз үрнәкләрендә тәрбияләнеп үскән туган балалар нигездән чыгып китеп, намуслы хезмәтләре белән дан казаналар, ата-ана күрсәткән юл белән тормыш итәләр. Үткәннәрне сагынганда Миннебану апа бары тик вакытларны яхшы гына искә алырга тырыша.
-Аллага шөкер, балаларым әйбәт булды. Кибеттә эшләгән елларымда, бик кичкә туры килә дә калырга иде. Җыелышып мине каршы алырга чыга иделәр. Җиде улым да сафында армия итте хезмәт, аллага шөкер,-дип сөйли ул. Кызганыч, бер улы якты дөньядан бик иртә китә, Нурмөхәммәте вафат булганга да узган озак еллар инде.
Миннебану апа муллалар нәселеннән. Гаиләдә күреп үскән дини-әһлакый үз балаларында гына түгел тәрбияне, авыл халкы арасында да булдыруда зур тырышлык куя. Олы бәйрәмнәрнең, дини мәҗлесләрнең түрендә авылдашларының көтеп алынган хөрмәтле кунагы, ул акъәбисе.
-Олы яшьтәгеләр, гадәттә, “үтте-китте гомер”дип уфтанып утырырга, үзләренең аһ-зарларын сөйләргә яраталар. Ул исә, “хәлең ничек, Әнием” дигән сорауга, “яхшы”дип (мин аның “начар” дигәнен белмим) кыска гына җавап бирә дә, үзенең якын арада башкарган эшләре, кылган гамәлләре, авылдагы яңалыклар турында сөйләп китә,-ди әнисе турында кызы Әлфинур ханым да.
Миннебану апа бүген һәр баласында олы кунак. Туган нигез дә бервакытта да буш тормый. Сигез баладан тармакланган нәсел дәвамчылары: унтугыз оныгы, унҗиде аңа оныкчыгы олы рәхмәтләрен, хөрмәтләрен белдерергә дип кайталар. Ә шушы бәхетле картлыкка ни җитә?!