Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый советның утырышы узды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршында оештырылган иҗтимагый советның чираттагы утырышында агымдагы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алдагы чорга яңа бурычлар билгеләнде һәм оештыру мәсьәләләре каралды.

Җыелышны эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов ачты һәм әлеге советның эшчәнлегенә бәя биреп перспектив планнарга тукталды, район территориясендә яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итүдә әлеге советның да йогынтысы булырга тиешлеген ассызыклады. Аннан соң иҗтимагый советның эшчәнлегенә нәтиҗә сүзе белән аның рәисе Рәшит Фәтхуллов чыгышы тыңланды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның узган чорында советның биш утырышы үткәрелгән, шуның икесен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы видеоконференция режимында оештырган. Аларда төрле актуаль проблемалар каралган. Шуларның берсе - “Өмет бүләк итү” дип аталган хәйрия ярдәме фонды турында булган. Ул фондның күпчелек өлешен хокук саклау органнары хезмәткәрләре тулыландыра икән һәм аның максаты да шушы системада хезмәт куючыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүгә, авыру балаларын дәвалауга тотыла. Быел иҗтимагый совет членнары берничә мәртәбә бүлекнең вакытлыча тоткарлап тору изоляторында һәм дежур бүлегендә булганнар. Иҗтимагыйчылар бүлмәләрнең торышы, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән кызыксынган. Бу хакта районның “Туган як” сайтында күләмле язмалар һәм фоторепортажлар басылган. Әйтергә кирәк, иҗтимагый совет членнары Татартстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы үткәргән барлык чараларда да актив катнашалар. Штрафларын үзвакытында түләмәгән машина йөртүчеләрне фаш итү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгалар, ветераннар советы җитәкчесе Фарис Шакиров белән бергә балигъ булмаганнар арасында профилактик эш уздыру өчен балаларның җәйге ял вакытларында “Акчарлак” лагеренда булдылар. Гомумән, бүлек каршында эшләп килүче иҗтимагый һәм ветераннар советларының бергә иңгә- иң торып эшләүләре күркәм нәтиҗә бирә. Элек елларда эчке эшләр бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар арасында оештырылган “Иң матур бакча”  конкурсында катнышырга теләк белдерүчеләрнең саны арта бара. Быел беренче урынга район үзәгендә яшәүче Илмир Кәлимуллин лаек булган иде. Аңа тантаналы төстә истәлек бүләге тапшырылды. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Камалиев янында да булдылар. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен аңа рәхмәт әйтеп бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Район үзәгендә җирләнгән сугыш ветераны, эчке эшләр бүлеге офицеры Николай Большаковның каберенә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар. Анда иҗтимагый совет члены Олег атакай да катнашты һәм гыйбадәт укыды. Совет эшчәнлеге эчке эшләр бүлеге уздыра торган “Полиция Кыш бабае” акциясендә дә ачык чагылыш таба. Бигрәк тә соңгы елларда балигъ булмаганнарны профилактикалау төркеме белән андый чаралар югары дәрәҗәдә уздырыла. Җыелыш барышында иҗтимагый совет членнары эшне тагын да җанландыру буенча файдалы тәкъдимнәр әйттеләр. Озак еллар дәвамында эчке эшләр бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек иткән һәм иҗтимагый советны оешу көненнән җитәкләп килгән Рәшит Фәтхулловка “Эчке эшләр ветераннарының Почет билгесе” һәм Олег атакайга эчке эшләр бүлеге начальнигының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүлек начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов иҗтимагый советның киләчәктә тагын да нәтиҗәле эшләвенә ышаныч белдерде. Җыелыш ахырында советның яңа составы сайланды. Аның рәисе итеп Рамил Шамил улы Абдрахманов күрсәтелде.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International