Зур Чынлы авылында кое яңартылды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Су ул – бәхет, ул су – байлык, ул су – зур хәзинә икәнлеген Зур Чынлы авылының М.Горький урамында яшәүчеләр бик яхшы беләләр.

Бу урамда 1938 елда казылган кое бар. 2010 елдагы корылыктан адәм баласын, мал-туарны, гомумән, бар тереклекне саклап калды ул. Әлеге коега ул елны су алырга урамдагы бар кеше, авыл халкы да йөрде. Тик менә еллар узу белән, коеның буралары череп, ишелеп беткән шул.

Коеның казылу белгән тарихын олы апа-абыйлар, аңа төзекләндерү кирәклеген һәрвакыт әйтеп тордылар. Аеруча, Сания апа Сөләйманова балаларын чакыртып, тирә-күршеләр белән киңәшеп, коены кышкы салкыннар ремонтлатасы башланганчы иде дип, бик кайгыртып йөрде. Шулай итеп, М.Горький урамында яшәүче халыктан акча җыела, исә Марат Камалиев кирәк-яракларны район үзгеннән алып кайта.

6 ноябрьдә ремонтлау коены эшенә керешәләр. Әлеге Казан шәһәреннән Сөләйманов эштә Фәһим, Сөләйманов Фәнил, Ульяновскийдан Фәнил Юсупов, аның улы Айдарның тырышлыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Сөләйманов Сәгыйть, Камалиев Илдар, Марат Камалиев эшне башлап йөреп, кое казуда да зур өлеш керттелер. Хәер, бу урамда яшәмәсәләр дә, Әсхать Бикчуров, Дамир Юсупов, Марс Мәүлиханов, Дамир Нәүметов, Фәрит Басыйровлар да ярдәм кулы суздылар.

Урамның өлкән, кешеләре хөрмәтле Мистаким Низамов, Нәҗип Мадышев яшьләргә исә киңәшләрен биреп тордылар.

“Бердәмлектә, күмәклектә көч”, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Инде 7 ноябрьнең көн дә уртасына коены төзәтү тәмамланды, һәммәсе дә әлеге изге эшкә бик куанды. Аллаһы Тәгалә дә әлеге язмада әйтелгән, олы эш башкарган кешеләргә тормышларында шатлыклар, изге көннәр, исәнлек насыйп итсен иде. Шулай бергәләшеп яшәргә һәм дә эшләргә киләчәктә язсын, амин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International