Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатыла

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 26 мең сум тәшкил итә.

2018 елдан социаль түләүләрнең барысы да елына 1 тапкыр гына чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнә. Индексация коэффициенты исә Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Индексацияләү тәртибе “чернобыльчеләр”, Советлар Союзы Герое Россия Федерациясе һәм Герое, ветераннар, инвалидлар һәм балалы гражданнар өчен бердәм булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International