Татагропромбанк кертемнәрдән акча алуга чикләү кертте

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

“Татагропромбанк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять килешүне вакытыннан алда өзгәндә акча салдыруга чикләү кертте. Бу физик затларның банк кертемнәре килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгаруга гаризалар бирү саны кискен артуга бәйләп аңлатыла. Шул хактагы мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында дөнья күрде.

Чикләүләр кертелү түбәндәгечә очраклары:

кертемне вакытыннан алда таләп иткәндә алдан бирелгән мөрәҗәгать-гаризасы буенча бер физик затка - банк хисабына ия булган кешегә тәүлегенә 10 мең сумнан артмый;
кертем гамәлдә булган вакыт чыкканнан соң акча салдырганда физик затка алдан бирелгән гаризасы буенча – 50 мең сумга кадәр лимит;
агымдагы банк счетыннан алганда акча, үзталәп буенча кертем акчасын салдырганда банк счеты булган бер физик затка – алдан бирелгән мөрәҗәгать-гариза буенча тәүлегенә 10 мең сумга кадәр.
Татагропромбанк вәкилләре клиентларга физик затларның кертемнәре дәүләтнең 1 млн 400 мең сум күләмендә гарантияле иминиятләштерүе гамәлдә булуын искәртә. Кертелгән чикләүләрне “Татфондбанк” гавами акцмонерлык җәмгыятенең каршылыклы мәсьәләләре хәл ителгәч гамәлдән чыгару күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International