2018 елда кышкы Олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасына 690 спортчы кергән

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2018 елның 9-25 февралендә Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелма командасына 690 спортчы кергән. 2018 елга кадәр бу спортчыларның төрле ярышлардагы күрсәткечләренә карап, әлеге исемлек әле төгәлләштерелеп торачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия комитетының Олимпия олимпия уеннарына әзерлеккә ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Александр Грушинга сылтама белән.

“690 спортчыдан торган беренчел исемлекне кышкы спорт төрләре буенча федерацияләр үзләре төзеде, – дигән Грушин Александр. – Бу исемлек спортчылар ярышларда күрсәткән нәтиҗәләргә карап, үзгәртелергә әле дә мөмкин".

Татарстаннан әлеге исемлеккә керергә 12 спортчы дәгъва итә. Алар – чаңгычылар Нияз Нәбиев, Дмитрий Наговицин, Казаринов Егор, Андрей Ларьков, Артем Николаев, Анастасия Доценко, Наталья Жукова, чаңгыда трамплиннан сикерүче Максим Сергеев, сноубордчы Владислав Хадарин, "Ак Барс" хоккей командасыннан Зият Пайгин, Артем Лукоянов һәм Федор Малыхин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International