Яңа елга чыршы алыйм дисәң

2016 елның 16 декабре, җомга

Өлкәннәрнең, балаларның аеруча, яраткан һәм көтеп алган бәйрәме–Яңа ел җитәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. Өйләрендә һәм Үз фатирларында яңа ел чыршысын бизәү исә бәйрәмне аеруча шатлыклы күңелле һәм итә.

Бәйрәм алдыннан базарларда һәр ел саен безгә киң ассортиментта, безнең күрше урманчылыкта үстерелгән яисә Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, Киров, Ульяновск өлкәләреннән кертелгән чын чыршы яисә нарат тәкъдим итәләр.

–Алда әйтелгән субъектлар территорияләрендә урманга зарар китерүче куркыныч, карантинлы зыян китерүчеләр булуын исәпкә алсак, әлеге бөҗәкләрне безнең республика территориясенә кертү һәм аларның таралу куркынычы зур булуын да ассызыклыйсым килә. Әгәр эшмәкәр яңа ел чыршыларын карантин фитосанитар зоналардан башка регионга алып чыгып сатарга теләсә, ул чыршыларның фитосанитар куркынычсызлыгын карантин сертификаты белән дәлилләргә тиеш була. Карантин сертификаты исә “Россельхознадзор”ның теге яисә бу регион буенча җаваплы булган территориаль идарәсе тарафыннан бирелә,-ди ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров.

Раиль Әбүзаров ассызыклавынча, Яңа ел чыршысын сатып алганда, иң беренчеләрдән булып, сатучыдан аның чыршыларының фитосанитар торышын билгеләүче документлары барлыгын сорарга кирәк. Чыршының кәүсәсен тикшереп карау да комачау итмәс. Сәламәт чыршының кәүсәсе тигез һәм туры, ярыкларсыз була. Чыршының киселгән җирендә каймасы булу аның күптән киселүен күрсәтә. Димәк, сездә ул озак тормаячак. Кәүсәне тикшергәннән соң чыршыны алып күтәреп, киселгән җире белән җиргә катырак утыртырга кирәк, әгәр аның энәләре икән коела, чыршы бернигә дә ярамый.

Сәламәт чыршының кәүсәсе 10 см калынлыкта булырга тиеш. Әгәр чыршының нәзек кәүсәсе, үзе ә кечкенә размерда булмаса, аны сатып алмау кулай, димәк, ул сәламәт түгел. Яхшы чыршының ботаклары да тыгыз һәм эластик була. Моның өчен кирәк ботакларны бөгеп карарга. Ботаклары икән сына, аны сатып алмаска киңәш ителә. Моннан тыш, сәламәт һәм яңа кисеп алынган чыршының ботаклары өскә таба тартыла. Әгәр ботаклары кәүсәгә таба торсалар бөгелеп, чыршы күптән киселгән була. Чыршының энәләрен кулыгызда уып карарга да мөмкин. Алардан соң кулда тәме икән сагыз кала, чыршы яңа гына кисеп алынган. Сатып алынган чыршыны өйгә яисә фатирга кертер алдыннан башлап эчтәге климатка күндерү зарур. Балконга, ишек алдына яисә подвалга берничә сәгатькә куеп тору мәслихәт. Бу алым температураның кисәк үзгәрүе аркасында агач начараймасын өчен эшләнә. Аннан соң чыршыны кипмәсен өчен җылыту приборларыннан ераграк урнаштыру да мәслихәт. Чыршы куелган бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International