Иске Шәйморза авылыннан Суфия апа Баһаутдинова 90 яшьлеген билгеләде

2016 елның 16 декабре, җомга

Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Суфия апа Баһаутдинова олы юбилеен билгеләп үтте.

– Бер гасырга якын гомеремдә күпне күрсәм дә, яшәдем бәхетле мин, – дип кунакларны каршы алды юбиляр. Юбилее уңаеннан аны тәбрик итәргә район Советының аппарат җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм Илһам җирле үзидарә башлыгы Бикчуров килде.

Шушы авылда туып, шунда үсеп, гомере буе туган колхозында хезмәт куйган ул.

– Үз-үземне белә башлаганнан бирле кулымда тырма, чалгы, сәнәк булды. Ач-ялангач, үссәк тә, мин үземне бәхетсез санамадым, Аллаһы Тәгалә бит мине сау-сәламәт итеп яраткан, сөекле кешем белән кордым гаилә, балалар үстерү бәхетен татыдым, – ди ул.

Суфия апа татар халкының ак әбиләренә генә хас сабырлык, тыйнаклык белән дә бар күргәннәрен хәтер сандыгында яңартты. Аның яшендә өлкән булуына карамастан, һәр нәрсәне төгәл, матур итеп сөйләве сокландыра. Тормышка ул сугыштан кайткан Әхмәтгәрәйгә чыга. Аның вафатына байтак узган еллар инде. Биш баласы арасыннан бердәнбер улының да аянычлы үлеме йөрәк җәрәхәте булып бүген дә күңелендә саклана.

– Олыгайган көнемдә, үземне тәрбияләрдәй балалар үстерә алуыма, аларның миһербанлы булуларына рәхмәтлемен. Бүгенге көндә кызларым, җиде оныгым, 12 оныкчыгым көндәлек тормышымны бәхетле итә, – ди авылның акъәбисе.

Суфия апаның күңеле шат, теләкләре изге. Үзен котларга килүчеләрне 95 еллык юбилеена чакырып озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International