Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел атнасына биш көн эшләүчеләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкләр.
Яңа ел бәйрәмнәре 1еннән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май – Хезмәт бәйрәме, 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, 12 июнь – Россия көне, 30 август – Татарстан Республикасы көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Республика Конституцисе көне буларак, шулай ук ял көне булып игълан ителә. Татарстанның Диния нәзарәте 25 июнь – Ураза бәйрәме, 1 сентябрь – Корбан бәйрәме булачак дип тә өстәде. Әлеге бәйрәм көннәрендә ял итү Хезмәт кодексы нигезендә билгеләнгән.