Яңа Чүпрәле мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Чүпрәле мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү өчен авыл мәчетенә җыелды. 

Бәйрәм мәчет имамы Мансур Сабитовның Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлы хакында вәгазь сөйләве белән башланып китте. Аннан соң җәмәгать белән бергәләшеп намаз, Коръән аятләре укылды. Бәйрәмгә шулай ук Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир хәзрәт Аббазов та чакырылган иде. Алар Мөхәммәдгә ﷺ атап әйтелгән салаватның әһәмиятен аңлатып үттеләр. Мәүлид бәйрәме авыл хатын- кызларының бергәләшеп әзерләгән сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International