Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 71 ел.Ләкин сугышның һәр көне,һәр сәгате язылган тарихи сәхифәләрне әледән -әле барлап торуны үзебезнең төп бурычыбыз дип саныйбыз.
Тарихлардан һәм әдәби әсәрләрдән укып белгәнебезчә, 1941 нче елның 5 - 6 нчы декабре - Бөек Ватан сугышының кискен борылышы, ягъни совет гаскәрләренең контратака башлаган көннәре. Шушы тарихи момент фашист гаскәрләренең җиңелүенә китерә, ә совет халкының җиңүгә зур ышанычын тудыра.
1941 нче елның 27 нче ноябрендә “ Кызыл йолдыз” газетасында 28 герой - панфиловчы турында очерк басылып чыга. Бу язмада Дубасеково тимер юл разъезды янында 2 нче батальонның 4 нче ротасы сугышчылары фашистларның 11 нче танк дивизиясенә каршы дүрт сәгатьтән артык батырларча көрәш алып баруы турында языла. Анда 28 батыр сугышчының фамилияләре телгә алына. Дөрес, соңрак бу сугышта 140 тан артык төрле милләт вәкилләренең катнашуы һәм аларның 100 дән артыгының һәлак булулары билгеле була . Сугышчыларның фамилияләрендә дә төгәлсезлекләрнең булуы беленә. Ни генә булмасын, хәрби оборона министрлыгының архивыннан алынган мәгълүматлар буенча, 1075 нче укчы полкның 16 нчы ноябрьдәге тигезсез каршылыклы сугышта фашистларның 15 танкы, 800 солдаты юк ителүе билгеле була. Шуннан соң Инде фашистлар бүтән Мәскәү ягына таба һөҗүм ясамыйлар. Ә 1942 нче елның гыйнвар башында дошман гаскәрләре Мәскәү яныннан 100-250 километр ераклыкка алып ташлана.
Без, 21 нче гасыр балалары, бүген сугыш чоры балалары белән берлектә каһарман панфиловчыларны искә алып, аларның батырлыклары алдында баш идек. Авылыбыз горурлыгы Закир улы булган Зариф Алимов бюстына венок куйдык. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!