Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның беренче нәтиҗәләре мәгълүм

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу Татарстанда, алганда тулаем, уңышлы узган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Дәүләт статистикасының территориаль федераль органының авыл хуҗалыгы һәм әйләнә тирәлек статистикасы бүлеге мөдире Әлфинур Мостафина бәян итте.

Нәтиҗәләр Беренче

Быел узган исәпкә алулар вакытында республикада барлыгы 454 мең объект теркәлгән, аларның җир мәйдәннары 4189 мең гектарны тәшкил итә. Алганда Гомумән, әлеге нәтиҗәләр буенча Татарстанда һәр авыл хуҗалыгы оешмасына 6561 гектар җир туры килә, ә бер крестьян фермер хуҗалыгына - 192 гектар. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның килгәндә өлешенә, бу өлкәдә уртача күрсәткеч 0,3 гектар тәшкил итә. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең һәрберсенә республикада уртача 18 гектар җир туры килә.

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның тулы нәтиҗәләрен бары 2017 елның ИЖ кварталында гына белеп булачак.

Шулай да Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе сайтында кайбер мәгълүматлар бирелгән. 2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу вакытында ачыкланганча, Россиядә 174,6 мең КФХ һәм шәхси эшмәкәрләр исәпләнә.

Элеккеге СССР составына кергән илләрдә исә бу күрсәткеч түбәндәгечә: Беларусьта 3 мең (2015 елда) КФХ исәпләнә. Әзербәйҗанда 10 мең (2013 елда), Әрмәнстанда 340 мең (2015 елда), Казахстанда 180 мең (2015 елда), Кыргызстанда 330 меңнән артык (2014 елда), Латвиядә 80 мең (2013 елда), Молдовада 289 мең (2015 елда), Таҗикстанда 164,1 мең (2016 елда), Үзбәкстанда 160 меңнән артык (2016 елда), Украинада 38,8 мең (2015 елда).

Минераль ашламаларга килгәндә, Россиядә аны якынча 20 млн тонна җитештерәләр. Исә Илдә моның бары 15 проценты, ягъни 2,6 млн тоннасы файдаланыла.

Кытайда кулланылган минераль ашлама күләме 50 млн тоннаны тәшкил итә. Һиндстанда 30 млн тонна, АКШта 20 млн тонна.

Бер гектар мәйданга Россиядә 34 кг чамасы ашлама кертелә. Кытай белән Вьетнамда бу күрсәткеч гектарына 360 кг тәшкил итә. Германия һәм Польша авыл хезмәтчәннәре җиргә 200 кг, Һиндстан һәм Бразилия 170 кг, АКШ 130 кг ашлама минераль ашлама кертә.

Сүз уңаеннан, 2017 уңышына ел Татарстанда 2885,1 тонна ашлама тупланган. Кайбер районнарда аның күләме гектарына 50 кг артып китә. Өчен Мисал, Зәйдә 52,5 кг, Тукай районында 49,1 кг, Сарманда 49 кг, Балтачта 36,9 кг, Сабада 36 кг. Ашлама аз тупланган районнар исемлегендә Яңа Чишмә, Әгерҗе, Кайбыч, Бөгелмә, Чирмешән. Биредә гектарына 7,6 кг-нан алып 11,1 кг кадәр ашлама тупланылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International