«Казан ярминкәсе»ндә - Яңа ел алды ярминкәсе

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Яңа ел алды ярминкәсе ачыла. Халкы һәм Шәһәр кунаклар игътибарына яңа ел продукциясе, татлы бүләкләр, бәйрәм табыны өчен тәм-том, шулай ук бик күп авторлык эшләре тәкъдим ителә, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Ярминкә программасында - иҗади коллективлары чыгышлары, конкурслар; яңа ел табыны кору, чыршы бизәү, бәйрәмчә чәч ясау, бизәнү, маникюр, үз кулларың белән бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар; фотостудия.


Яңа ел алды ярминкәсенә килүчеләр Кыш бабай белән аралаша, фоторәсемгә төшә һәм теләкләр язылган хат калдыра ала. Ярминкә 18 декабрьгә кадәр эшләячәк.


Кыш бабай белән Кар кызының эш сәгатьләре дә билгеләнгән: 14-15 декабрьдә алар 11.00 дән 15.00 гә кадәр эшләячәк, 16 декабрьдә - 13.30 дан 17.30 га кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International