Чүпрәле студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Ноябрь урталарында Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы Түбән Кама агро сәнәгать колледжы базасында “Җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау” компетенциясе буенча республика “Worldskills” чемпионаты үткәрде. 

Анда 27 һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар катнашты. Алты модуль буенча билгеләнгән биремнәрнең үтәлешен милли эксперт Руслан Нәбиев җитәкчелеге астында сертификацияле экспертлар тикшерде. Катнашучыларга идарә итү системасы һәм подвеска, тормоз системасы, электр һәм электрон система, тапшыру тартмасы һәм двигатель модульләре буенча имтихан тотарга туры килде. Барлык биремнәрне дә югары билгегә тапшырып Чүпрәленең күп тармаклы технологияләр техникумының 3 курс студенты Ильяс Яфизов (производствога өйрәтү мастеры Данис Гафуров) җиңү яулады. Хәзер ул Казанда үтәчәк Региональ чемпионатта республика данын яклаячак. Аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2016- 2017 уку елында махсус дәүләт стипентиясе бирү дә каралды. 


Валерий Лухманов, техникум директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International