2017 елда бәйрәм көннәре

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Татарстанның Хезмәт, халыкны тәэмин белән эш итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел атнасына биш көн эшләүчеләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкләр.

Яңа ел бәйрәмнәре 1еннән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май – Хезмәт бәйрәме, 9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, 12 июнь – Россия көне, 30 август – Татарстан Республикасы көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Республика Конституцисе көне буларак, шулай ук ял көне булып игълан ителә. Татарстанның Диния нәзарәте 25 июнь – Ураза бәйрәме, 1 сентябрь – Корбан бәйрәме булачак дип тә өстәде. Әлеге бәйрәм көннәрендә ял итү Хезмәт кодексы нигезендә билгеләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International