Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Конституциясе көне белән котлады

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, чирек һәм аның гасырга якын нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын Ирекләрен һәм иң зур хәзинә дип игълан итте, федератив принципларын дәүләт һәм демократик тәртип нигезләрен билгеләде, илнең территориаль бөтенлеге сакланып, аның икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга нигез салды.

Быел көз Россия Федерациясенең иң югары закон чыгару органына – VИИ чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар булды. Яңа депутатлар корпусы Конституция нигезендә Россия законнарын алга таба да үстерү хокук һәм ныгыту тәртибен эшен дәвам итәр, һәм рухи яңарыш инновацион күтәрелеш стратегиясен, илебезнең халыкара абруен арттырыр, алган барлык йөкләмәләрен дә үтәр дип ышанабыз.

Кадерле дуслар! Татарстан Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә үзенең демократик кыйммәтләргә һәм гуманизм идеалларына турылыклы булуын һәрдаим раслап килә. Конституция көне тарихи Ватаныбызның бөеклеген саклап калуда һәм аны тагын да ишәйтүдә булган ихлас омтылышыбызны берләштерә. Конституция нигезләрен алга таба ныгытуның киләчәктә дә күпмилләтле илебездә гражданнарның башлангычларын, казанышларын, иҗади ресурсларын ача торган эзлекле үзгәрешләр алып барырга, социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә, тормыш сыйфатын яхшыртырга ныклы таяныч буласына шигем юк. Бу истәлекле көндә барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык һәм дә киләчәктә зур уңышлар телим!" - республика диелә парламенты котлавында җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International