Россиядә ерак юлга йөрүче поездларга билетларны хәзер 60 көн алдан сатып алып булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр бу Мәскәүдән кагыйдә Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород һәм Самарага баручы тиз йөрүче поездларга һәм халыкара маршрутларга гына кагыла иде. Ә Россия буенча башка поездларга билетларны 45 көнгә генә иртәрәк алып булды.
Яңа кагыйдә 11 декабрьдән үз көченә керде.