2017 елда Резерв фонды тулысынча бушаячак - Татьяна Голикова

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Россия Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова “Огонёк” журналына биргән интервьюсында Резерв фондының 2017 елда тулысынча бушап калачагы хакимияттәгеләрнең һәм Милли муллык фонды акчаларын файдалана башлаячагы турында белдергән.

“Шунысы куанычлы: бюджет чыгымнарын финанслау өчен резерв акчаны азрак файдаланачаклар: 2019 елда – 140 млрд сум (2017 елда – 1,8 трлн сум)”, - дип Голикова сүзләрен китерә “Коммерсантъ”.

Хисап палатасы башлыгы шулай ук Россия икътисадының хәзерге хәле турында аңлатма биргән. Аның сүзләренчә, килеп туган шартларга тулысынча яраклашу күзгә ташлана. “Әгәр инде үсеш яки алга таба түбән тәгәрәү турында сөйләсәк, биредә ахыргача тенденция аныкланмаган: җитештерүдә үсеш, тулаем эчке продукт, икътисад кебек өлкәләрдәге күрсәткечләр тирбәнешле динамика күрсәтә – бер айда түбән төшү, икенчесендә үсеш, аннары янә түбән тәгәрәү, янә үсеш булуын теркибез. Ләкин соңгысына таба беленер-беленмәс күчеш шәйләнә. 2017 ел көткәннәрне аклар дип өметләнәм”, - дигән Татьяна Голикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International