Чүпрәледә инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле чаралар уза

2016 елның 10 декабре, шимбә

Ел саен районда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аларның тормыш-көнкүрешләренә игътибарны юнәлтү максатыннан 1-10 декабрь инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле чаралар уза. Бу хакта “Туган як” газетасы яза.

Быел да әлеге күркәм традиция дәвам итеп, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр эшләре буенча спорт һәм туризм бүлеге белән бергә “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур бәйрәм бүләк иттеләр. Аеруча, балалар өчен күңелле әлеге очрашулар, ел бергә дәвамында интернет аша аралышып яшәгән өчен дә әле дуслар кабат күрешү мөмкинлеге бу.

Балалар һәм Бәйрәм чарасы яшүсмерләр спорт залында Спартакиада ярышлары белән башланып китте.Чара белән берлектә район мәдәният йорты фойесында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләнмәләре әйберләреннән хәйрия сату-күргәзәмәсе оештырылган иде. Әлеге игелекле эштә социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә район мәгариф бүлеге тарафыннан да зур өлеш кертелүен искәртеп үтәргә кирәк.

- Балалар өчен менә дигән бәйрәм. Ата-аналарның балалары белән күңелле көн дә үткәрү мөмкинлеге бу. Рәхәтләнеп күңел ачтык,–ди Иске Чүпрәледән улы белән бәйрәмгә килгән Гүзәлия Насретдинова.

-Ел саен катнашабыз әлеге бәйрәмдә. Быелгысы да бик күңелле булды,-ди Яңа Ишледән Айнур Нуретдиновның әнисе. Айнур үзе дә ел саен бәйрәмгә буш кул белән килми, быел да ул иҗат фестиваленә татарча бию әзерләп килгән иде.

Көчле рухлы, батыр җанлы, тормыш авырлыкларына бирешмәүче кешеләр бергә җыелганда район мәдәният йорты да нурга күмелде. Бу нур әйтерсең әлеге кешеләрнең йөрәк җылысы. Бәйрәмгә балалары белән әти-әниләрнең эчкерсезлеге килгән, сабырлыгына карап сокланасың. Һәркайсы өчен үз җан нарасые атып, көч биреп торды. Район халкын социаль яклау бүлеге начальнигы Антонина Хәлилова бәйрәмгә килүчеләрнең һәркайсына исәнлек, шатлыклы көннәр теләп, бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды.

Спартакиада ярышлары да, фестиваль дә һәркемнең күңелендә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Әлеге һәммәбезгә һәр көн сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшереп торды кебек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International