Йорт хайваннары асраучыларга ветеринарлар бушлай консультация уздырачак

2016 елның 10 декабре, шимбә

Йорт хайваннары асраучы казанлыларга квалификацияле ветеринарлар бушлай консультация уздырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлүс Баязитов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, акция “Терлекчеләрдә кунакта” бәйрәме кысаларында үтәчәк.

“Биредә казанлылар өйләрендә яши торган хайваннарны алып килеп, консультацияләр ала яисә аларны тикшерү уздыру мөмкинлегенә ия булачак. Йорт хайваннарына бушлай дигностика ясау һәм дәвалану өчен Н.Бауман исемендәге Казан Дәүләт медицина Ветеренария академиясе белгечләре махсус җиһазлар алып киләчәк. Биредә хайваннарга һ УЗИ.б. процедуралар үткәрү мөмкинлеге булачак”, - диде Гөлүс Баязитов.

“Терлекчеләрдә кунакта” бәйрәме иртәгә, ягъни 10 декабрь көнне Казандагы “Игенчеләр сарае” каршында сәгать 11.00 дә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International