Татарстанда буран чыгу сәбәпле ЮХИДИ идарәсе шоферларга ерак юлга чыкмаска киңәш итә

2016 елның 10 декабре, шимбә

Татарстанда буран чыгу сәбәпле юл-метеорология шартлары начарлана, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Буран чыгу сәбәпле юлларда кар көртләре һәм бозлавык, шулай ук күз күреме кимеде. Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы һәм сак булуларны сорый. ЮХИДИ хезмәткәрләре куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга киңәш итә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе автойөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International