Илдар Халиков: Бүген әйләнә-тирә мохитне саклау өстенлекле бурыч

2016 елның 9 декабре, җомга

Битараф булмаган татарстанлылардан экология проблемалары буенча 1000дән артык заявка алынган, барлык эшләр буенча жюри айдан артык ныклап эш алып барган һәм менә Казанда «Эколидер», « Кеше һәм табигать» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды. "Бу инде 13 бәйгегә йомгак ясау. Тик ул нәкъ соңгы елларда ул менә тагын да үсеп китте", - дип белдерде Татарстан Премьер-министры Халиков Илдар.

Ул соңгы өч елда бу өлкәгә игътибар зур булуын билгеләп үтте. «2015 ел Татарстан Президенты тарафыннан Парклар һәм скверлар елы дип билгеләнде, 2016 ел – Су саклау зоналары елы булды, ә 2017 елны Россия Президенты Экология елы дип атады, Татарстанда тагы ул Җәмәгать киңлекләре елы дип тә хәбәр ителде. Болар барысы да экология, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренең Президент тарафыннан өстенлектә булуын раслый», – диде Халиков Илдар.

Тагын шунысы мөһим, табигатьне саклауда республика халкыннан алып эре предприятие һәм холдинг, матбугат чараларына кадәр активлык күрсәтә, дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. «Бүген бу бу залда мәсьәләләрне чишүче һәм проектларны тормышка ашыручы кешеләр утыра. Нәтиҗәдә, дистә еллар хәл ителмәгән проблемалар бүген артта калды», – дип җиткерде Халиков Илдар.

Премьер-министр дипломнарны беренче авыл җирлеге, муниципаль район һәм шәһәр эколидерларына тапшырды. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов «Җәмәгать оешмалары», «Гражданннар» һәм« Халык контроле» номинацияләре җиңүчеләрен котлады. Россия Дәүләт Думасы депутаты, Экология һәм табигый байлыкларны саклау комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин «Экология белеме» номинациясендә балалар бакчаларыннан алып укучыларга вузларда кадәр, өч төркемдә эколидерларга котлауларын җиткерде. «Безнең ил башлыгы Владимир Путин шәхсән экология мәсьәләләре үзе белән шөгыльләнә. Безне дә бу өлкәдә тәртипкә чакыра. Аны Ул үзенең Федераль Җыенга еллык Юлламасында да күтәрде. Безне бик җитди эшләр көтә», – ул диде.

Агросәнәгать һәм азык-төлек, урман, агач эшкәртү, икенчел чималны җыю һәм эшкәртү, нефть һәм нефтехимия предприятиеләре, төзелеш компанияләре, машина төзелеше комплексы, республика сәнәгате гигантлары: «ТАНЭКО», «КАМАЗ», һ.б. әйләнә-тирә мохитка сак караш булырга тиешлекнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйлар һәм алар шуңа да бүген лауреатлар сафында. Ә «Эколидер» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып, «Татнефть» җәмгыяте танылды.

Тагын бер - «Кеше һәм табигать» бәйгесе җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Рәисе Советы урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова котлады. Һәм бу очраклы түгел, чөнки биредә лауреатлар - гаммәви матбугат чаралары вәкилләре . «Миңа бу бәйгеләр биредә яхшылык эшләргә ярышу барганга бик ошый», – билгеләп дип үтте ул. Матбугат чаралары исә бу эшкә игътибарны юнәлтә һәм ничек чишелеше турында сөйли.

Тантаналы Әлеге чара, биредә катнашучылар шәрехләвенчә, республикада Сулыкларны саклау елыннан Экология елына күчү вакыйгасы буларак та кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International