Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген тантаналы очрашулар үткәрә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтта хәбәр урнаштырылган.
Көннең беренче яртысында Казан Кремлендә Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырачак.
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы “Кеше һәм табигать” һәм “Эколидер” республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне тәбриклиячәк, дип көтелә.