"Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы ачылды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның "Корстон" комплексында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумының пленар утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Миңнеханов Рөстәм, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Хөкүмәт, парламент әгъзалары катнаша. Форумга Россиянең 66 төбәгеннән, 28 чит илдән 700 ләп делегат килгән.

Иң элек Рөстәм Миңнеханов төрле эшмәкәрлек оешмалары әзерләгән күргәзмәне карап чыкты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кереш сүзендә форумның 11 нче тапкыр узуын искәртте. Ул аягында нык басып торган эшмәкәрләрнең Татарстанның ныклы ышанычы булуын билгеләп үтте.
"Мин бу форумны иң зур татар корылтайларына тиңләр идем. Милли тормышның матди ягын татар эшмәкәрләре тәэмин итә. Алар милләтнең иң матур сыйфатларын таныта", - диде Ринат Закиров. Аның сүзләренчә, татар эшмәкәрләренең үзара хезмәттәшлеге 40 тан артык сәүдә йортын ачарга мөмкинлек биргән. Әмма Ринат Закиров соңгы елларда сәүдә йортларының эшчәнлеге сүлпәнәюен билгеләп узды.
БТК рәисе халыкара мәйданга чыккан татар проектлары турында әйтеп үтте. Шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да татар эшмәкәрләренә зур игътибар бирүенә басым ясады.
Хәзерге вакытта форумда Россия төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясый. Башкортстан, Ульяновск өлкәсе, Пермь краеннан килгән оешма җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International