Татар авылларын берләштергән яңа сайт эшли башлады

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татар авылларын берләштерә торган яңа сайт булдырылды. Татар-авылы.рф дип исемләнгән әлеге интернет-ресурс авылларын татар һәм саклау берләштерү максатыннан эшләнелгән. Бу хакта бүген СИ Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы кысаларында узган чарада Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте. "Бу сайтта авыл җирлегендә урнашкан 400 оешма турында мәгълүмат табарга мөмкин. Биредә авыл хуҗалыгы, фермерлык, спорт һәм бакчачылык, мәдәният һәм сәнгать, ял итү, күңел ачу һ.б. рубрикалар аша татар эшмәкәрләре җитештергән әйберләр белән танышырга була. Сайт ярдәмендә кулланучылар турыдан-туры җитештерүчеләрдән әйбер сатып алу мөмкинлегенә ия", - диде Ф.Галимов. Интернет сайт татар авылларын барларга, аларның тарихларын белергә, үзара аралашырга ярдәм итә. "Сайтның таныштыру, кавыштыруны максат бүлеге иткән дә бар. Биредә авыл җирлекләрендә яшәүче егет-кызлар таныша, кавыша алачак. Моннан тыш, төп максатыбыз - татар авыллары тарихы хакында мәгълүмат туплау. Узган айда гына да сайтта 750 татар авылы хакында мәгълүмат урнаштырылды. Шуларның 350се Татарстан, Башкортстан 265е, 76сы Пенза өлкәсе, өчесе Чувашия, 32се Түбән Новгород, сигезе Самара өлкәсе, Ставрополь икесе краеннан, икесе Әстерхан өлкәсеннән, алты авыл Волгоград өлкәсеннән, өчесе Иркутск ягыннан", - диде Фәнир Галимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International