Видеокамералар күзәтүендә тагын бер сынау

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген унберенче беренче сыйныф укучылары җитди сынау үтә. Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән республикабыз мәктәпләрендә дә, укучылар йомгаклау иншасы яза. Әлеге сынау нәтиҗәләре бердәм дәүләт имтиханында катнашу хокукы биргән «ачкыч» булып тора.

Мәгълүм булганча, йомгаклау иншасы өч ел элек кертелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары җилкәсенә төшкән йөкне тагын да арттырмау максатыннан, әлеге сынауны уку елы ахырында түгел, ә декабрьдә уздырырга карар кылдылар. Инша укучының әдәбиятын белү һәм рус теле дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен күрсәтергә тиеш.

Агымдагы елда йомгаклау иншасын 15 меңгә якын укучы яза. Темаларны яктырту өчен Тәкъдим ителгән егет һәм кызларга 3 сәгать вакыт бирелә 55 минут. Темаларны исә укучылар сынау башланырга 15 минут кала гына белә. Күчерү мөмкинлеге булдырмау максатыннан, сәгать аермасы булган төбәкләрдә темалар да төрле була. Әмма иҗат эшенең гомуми юнәлешләре бөтен илгә бер – акыл һәм хис, намус һәм намуссызлык, җиңү һәм җиңелү, тәҗрибә һәм хата, дуслык һәм дошманлык. Алар укучыларга Россия Мәгариф күзәтчелеге ведомствосы тарафыннан алдан ук хәбәр ителде.

Әлеге темаларны укучылар, гади фәлсәфи сыйфатта гына үстереп калмыйча, рус әдәбиятындагы кулланып әсәрләрне, мисаллар белән баетып ачарга тиеш. Күләмгә карата да таләпләр куелган: инша 250 сүздән дә ким булмаска тиеш. Иҗади эшне бәяләгәндә иншаның темага туры килү-килмәве, укучы китергән дәлилләр, әдәби кулланылган материал анализлана. Әлбәттә, грамоталы язу, иншаның төзелеше, сөйләм теле дә игътибарга алына.

Иншаларга билге куелмаячак. Иҗади эшләр «зачет» яки «незачет» белән генә тамгалана. «Незачет» булган очракта иншаны ике тапкыр кабат язу мөмкинлеге бирелә. Узган елда, әйтик, беренче тапкырдан уңай бәяләмә алмаганннар саны нибары 0,21 процент кына булган. Әмма икенче, өченче тапкырдан барысы да «зачет» алып, бердәм дәүләт имтиханына кертелү хокукы яулаган.

- Менә инде өченче ел без аңлы рәвештә инша үткәрү моделен үзгәртмибез. Тотрыклылык, аңлаешлы кагыйдәләр булсын, инша тыныч, режимда гадәти үтсен, дибез. «Незачет» алган укучылар аны 2017 елның 1 февралендә һәм 3 маенда кабат яза алачак, – ди Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International